Астрономия буенча олимпиаданың муниципаль этабы

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

11 ноябрьдә 2 нче Чирмешән мәктәбендә астрономия буенча олимпиаданың муниципаль этабы узды. Анда 7 – 11 сыйныфлардан 13 укучы катнашты. Олимпиаданың төп максатлары булып астрономия мәгариф һәм яшьләр арасында астрономик грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен күтәрү.

Астрономия буенча олимпиаданың төп бурычы-астрономия өлкәсендә талантлы һәм сәләтле укучыларны ачыклау.

Олимпиада бер теоретик турдан тора. Олимпиада туры катнашучыларның «Астрономия» укыту предметының төрле тематикалары буенча язма биремнәрне үтәвен үз эченә ала . Олимпиада туры 7-8 сыйныф укучылары өчен 120 минут, 9-11 сыйныф укучылары өчен 180 минут дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International