11 ноябрьдә «Московский» Мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте эшчәнлегенә йомгак ясау буенча республика фестивале узды.
Чара кысаларында 2024 елда экологик хәрәкәт активистлары тарафыннан гамәлгә ашырылган проектларга йомгак ясалды, 2025 елга төп проектлар һәм юнәлешләр билгеләнде. Республика фестивалендә 1 нче Чирмешән мәктәбе ЭКОактивистлары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.