Ел саен  дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, дөньяда юлларда ел саен якынча 1 300 000 кеше һәлак була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бу 5 яшьтән 29 яшькә кадәрге балалар һәм өлкәннәр үлеменең төп сәбәпләренең берсе. Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә корбаннарны искә алу көне юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны артуга, зыян күрүчеләргә мөнәсәбәтне үзгәртүгә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

Бу көн уңаеннан район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта, узган елдагы кебек үк, истәлекле чара оештырылды, анда район үзәге мәктәпләре укучылары, «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе секретаре Рамилә Рәхмәтуллина  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International