«Балалар академиясе» балалар һәм яшүсмерләр өчен халык-инструменталь сәнгате фестиваль-конкурсы

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

8-10 ноябрьдә  II Мәскәү (Бөтенроссия) «Балалар академиясе» халык-инструменталь сәнгать фестиваль-конкурсы узды. Анда халык уен кораллары бүлегенең аккордеон белгечлеге буенча 5 нче сыйныф укучысы Харисов Ризван 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (укытучысы Гыйльфанова Альбина Николаевна).

Фестиваль-конкурс «Гнесиных исемендәге Россия музыка академиясе» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе һәм Мәскәү шәһәренең «М.М. Ипполитов-Иванов исемендәге балалар музыка мәктәбе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базаларында узды. Җиңүегез белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International