Милиция майоры М. М. Кәбировны искә алыйк

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

18 ноябрь көнне туган як тарихы музеенда  Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары өчен Чирмешән Герое, Батырлык ордены кавалеры Кәбиров Мирсәет Мирсәет улын искә алу сәгате үткәрелде. Бу көнне аңа 55 яшь тулырга тиеш иде. Музей хезмәткәрләре 2009 елның 23 декабрендә кораллы җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган геройның язмышы турында сөйләделәр. Чарага кунак, шәхси состав белән эшләү буенча начальник урынбасары полиция майоры Хәмитова Гүзәл Хәмитовна чакырылган иде, ул кадетларга М.М. Кәбировның фаҗигале үлеме турында сөйләде. Балалар героебызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International