29 ноябрьдә район балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган дәрес-лекция үткәрделәр.
1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Шурасы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Флаг яклары нисбәте 1:2 булган турыпочмаклы өч төсле тукымадан гыйбарәт. Флагның яшел төсе язның яшеллеген һәм яңарышны символлаштыра. Шулай ук яшел төс-Ислам төсе. Флаг полотносындагы ак төс чисталыкны символлаштыра. Кызыл-өлгергәнлек, энергия, көч һәм тормыш.
Флагның авторы-Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.