Инвалидлар декадасы кысаларында туган як тарихы музее хезмәткәрләре район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр өчен чара үткәрделәр, алар белән яхшылык турында сөйләштеләр. Яхшылык безне ялгызлыктан, күңел яраларыннан һәм кичерелмәгән рәнҗүләрдән коткара дигән нәтиҗәгә килделәр.