Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге республика халкын мошенниклардан кисәтә!

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге гражданнарны телефон аша алдау очракларының  артуы турында кисәтә. Социаль фонд бүлегенә гражданнар билгесез затларның үзләрен фонд хезмәткәрләре итеп таныштырулары,  пенсия билгеләү өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел дип белдереп, өстәмә мәгълүматлар таләп итүләре хакында хәбәр итәләр. Мәгълүматларны раслау өчен, алар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә  язылырга тәкъдим итә,  аннары SMS-хәбәр буенча  килгән кодны соратып алалар.
           Фонд хезмәткәрләре кичекмәстән мондый очракта сөйләшүләрне туктатырга чакыра, чөнки сүз алдакчылар гамәлләре турында бара. Шуны исегездән чыгармагыз, фонд бүлеге хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны, банк карталары номерларын, SMS-хәбәр буенча килгән парольләр яки кодлар җибәрүне сорамыйлар. Әгәр сезгә мондый сорау белән шалтыратсалар, сак булыгыз һәм бу хакта өлкән туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез.
           Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Фондның барлык хезмәтләре бары  Социаль фонд яки  күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләре яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына күрсәтелә, дип ассызыклады. «Безнең хезмәткәрләр гражданнарның яшәү урыннарына барып,  нинди дә булса түләүле хезмәтләр күрсәтү тәкъдиме белән йөрмиләр, бездә барысы да бушлай башкарыла», - дип билгеләп үтте ул. 

           Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә с 08.00 тән-17.00 га кадәр, җомга көнне 08.00 до 15.45 сәгатьләрдә  
8-800-1-00000-1 телефоны буенча  Социаль фондның Татарстан бүлеге  бердәм контакт-үзәге белгечләреннән  консультация алырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International