Туган як тарихы музеенда «Безнең заман геройлары» темасына батырлык сәгате узды. 2 нче Чирмешән урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларына Россиядә Ватан Геройлары көне ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата булуы турында сөйләделәр. Балалар Бөек Ватан сугышы геройлары якташларының исемнәрен, Әфган сугышында катнашучылар турында белделәр. Махсус хәрби операция зонасында булган солдатларның батырлыклары турында да сөйләделәр. Шулай ук әңгәмә барышында тыныч вакытта да герой булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килделәр.