Район балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантлар ачык республика конкурсы” җиңүчеләре булды.
Әлмәт шәһәрендә узган бәйгедә Сөмбел Сөнгатуллина һәм аның укытучысы Екатерина Юрина “Укытучы-укучы” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеме алдылар. Лилия Җиһаншина, укучысы Мария Җәлилова белән, шул ук номинациядә I дәрәҗә дипломант булдылар.