21 декабрьдә Россиядә "Күп балалы гаилә көне" билгеләп үтелә. Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә укучы балалар һәм ата-аналар өчен "Дөньяны яктырак ит" дигән мастер-класс үтте. Олылар һәм балаларның бергәләп рәсем ясавы - дуслык мөнәсәбәтләрен һәм ышанычны ныгыту өчен мөһим стимул. Гаиләдә кешеләргә карата игелек һәм мәхәббәт орлыклары салына, нәкъ менә шул орлыкларда бала якыннарын ярату, хөрмәт итү буенча беренче дәресләр ала.