«РФ Дәүләт символлары» QR-квест уены

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

25 декабрь - Россиянең дәүләт символлары көне. Бу көн алдыннан туган як тарихымузеенда «РФ Дәүләт символлары» QR-квест уены узды. Чара башында 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсовод теләсә кайсы илдә дәүләт символлары булып герб, флаг, гимн торуын әйтте. Аннары балаларга РФ символларының барлыкка килү тарихына кагылышлы сораулар бланкын мөстәкыйль тутырырга туры килде. Укучыларга музей залларында яшерелгән махсус QR-кодлар табарга кирәк иде. Үзләренең смартфоннары ярдәмендә кодларны сканерлап, балалар биремнәргә җаваплар тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International