Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә:
2025 елның 8 гыйнвар кичендә, 9 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- Татарстан Республикасы территориясендә тизлеге 16-21 м/с булган көчле җил, бозлавык, буран, күз күреме 1000 м һәм аннан да начаррак, юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре;
-төнлә һәм иртән томан;
-көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем.