Туган як тарихы музеенда "Агач эше остасы" түгәрәге эшли. Программа укучыларны мөстәкыйль иҗатка тартуга, аларның сәнгать дөньясына карашын киңәйтүгә, иҗади күнекмәләрен камилләштерүгә исәпләнгән. Шулай ук аның максаты – халык иҗатына кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.