Балаларга террорчылык куркынычы барлыкка килгән очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда сакланырга тиешле чаралар турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды. Буклетлар тарату барышында китапханәче теракт куркынычы килеп чыккан очракта һәм заложник итеп алган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Теләсә кайсы ситуациядә уяу һәм сак булырга кирәк.