Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә:

2025 елның 21 гыйнвар кичендә, 22 гыйнвар төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начараю һәм төньяк-көнбатыштан 16-21 м/с тизлектәге көчле җил көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International