Башта китапханәче балаларга «холокост» дигән грек сүзенең мәгънәсен аңлатты - тулаем яндыру, юк итү һәм нәрсә ул «геноцид» һәм «нацизм». Шулай ук вакыйгада катнашучылар Польшаның Краков шәһәре астында немецлар нигез салган иң зур лагерь - Освенцим үлем лагере урнашуын белделәр, аның белән дөнья тарихының «кара битләре» бәйле. Чара барышында катнашучыларга «Истә тотарга, онытмаска» слайд – презентациясе һәм «Буй-буй пижамалы малай» фильмнарының видеофрагментлары күрсәтеләчәк.