"Мин дөньяны матур итеп күрәм" дигән мастер-класс

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

29 январь көнне район балалар сәнгать мәктәбенкң сәнгать бүлегендә А. А. Дәүләтшина җитәкчелегендә Пушкин картасы программасы буенча "Мин дөньяны матур итеп күрәм" дигән мастер-класс үткәрелде.

Дусларча атмосферада мастер-класста катнашучылар сәнгать дөньясына чумдылар, фантазия һәм креативлык күрсәттеләр, үз әсәрләре өстендә берничә сәгать дәвамында эшләделәр.

Бу мастер-класста тудырылган һәр эш индивидуаль стильнең һәм сәнгати фикерләүнең уникаль чагылышына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International