7 февральдә Татарстан җөмһүриятенең дәүләт гербын кабул итү көне билгеләп үтелә

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә «Иҗади калейдоскоп» түгәрәге әгъзалары өчен «Татарстан Республикасы гербы турында»мәгълүмати –танып белү сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар «герб» сүзенең мәгънәсе белән таныштылар, республика гербында ни өчен нәкъ менә Ак Барс сурәтләнгәнен, шулай ук ул ясалган төсләрнең нәрсә аңлатканын белделәр. Аннары балалар гербны буядылар, бу бирем балалар арасында зур кызыксыну уятты. Эшләр күптөрле һәм якты килеп чыкты. Балаларны ТР дәүләт символикасына тарту - балаларны патриотик тәрбияләүдә өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International