Үз куллары белән эшләнгән эшләнмәләр һәрвакыт бик кыйммәтле санала, чөнки кеше аларга үз күңелен салып эшли бит!
Пушкин картасы программасы кысаларында туган як тарихы музее хезмәткәрләре Чирмешән аграр техникумы студентлары өчен «Агач эш осталары» темасына мастер-класс үткәрделәр. Чара Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Мастер-класста катнашучылар зур кызыксыну һәм энтузиазм белән сәнгать дөньясына чумдылар, агач белән эшләү, уеп ясау серләрен һәм техникасын өйрәнделәр. Ватанны саклаучылар көне алдыннан студентлар якыннарына истәлекле бүләкләр әзерләделәр.