2025 елның 11 февралендә Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Минсәгыйть улы рәислегендә административ комиссиянең беренче утырышы булды.
Утырышта «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча 2 беркетмә каралды.
Районның бер авылында яшәүче сыек пычракларны үз биләмәсе территориясендә урнаштырылган чүплектән резина шланг куллану юлы белән агызган.
Ә икенче хокук бозучы комплектсыз транспорт чарасын йорт биләмәсе территориясеннән чыгарып, Олы Чирмешән елгасының су саклау зонасына урнаштырган.
Административ хокук бозуларны профилактикалау максатларында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы административ комиссиясе административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» кодексының 3.6 статьясы нигезендә гражданнарга ике меңнән өч мең биш йөз сумга кадәр административ штраф салу каралган; вазыйфаи затларга - унбиш мең сумнан утыз мең сумга кадәр; юридик затларга-ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр.
Ел дәвамында кабат башкарылган шул ук гамәлләр өчен гражданнарга - өч мең биш йөздән биш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга-биш йөз меңнән бер миллион сумга кадәр административ штраф салына.
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе муниципаль район территориясендә тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искә төшерә!