Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм ел саен билгеләп үтелә торган Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне алдыннан 15 февральдә туган як тарихы музее «Әфганстан – безнең хәтер» батырлык сәгате узды.
Музей хезмәткәрләре Чирмешән кадет интернат-мәктәбенең 8-9 сыйныф укучыларын Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырдылар. Очрашуда әфган сугышында булган Макаров Николай Михайлович, Гарифуллин Рашат Рамазан улы, Чирков Александр Николаевич катнашты. Әфганлылар балаларга үз бурычларын батырларча һәм профессиональ рәвештә үтәүләре, катлаулы шартларда ныклык, намуслылык күрсәтүләре, хәрби антларына һәм бурычларына тугрылык саклаулары турында сөйләделәр.