25 февральдә район Советының конференц-залында хисап-сайлау конференциясе булды

2025 елның 28 феврале, җомга

Конференция эшендә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов, Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Калашникова Ога Анатольевна, муниципаль учреждениеләр һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, беренчел профсоюз оешмалары һәм учреждениеләренең профсоюз активы әгъзалары катнашты.

Көн тәртибе буенча Чирмешән муниципаль районы профсоюз оешмаларының  профсоюз органнарының Профсоюз Уставын һәм профсоюзның 2020-2025 елларга гамәлләр программасын үтәү буенча эше турында Чирмешән районындагы республика профсоюз комитетының ышанычлы кешесе Муксинова Ләйлагөл Вәгыйзь кызы чыгыш ясады. Гомуми тавыш бирү юлы белән аны Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзы республика оешмаларының 32 нче хисап-сайлау конференциясенә делегат итеп сайладылар.

Конференция бүләкләү белән тәмамланды. Беренчел профсоюз оешмаларының кайбер активистлары РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетының Мактау грамоталарына лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International