Халыкара хатын-кызлар көне -8 Март алдыннан Ивашкино урта мәктәбе укучылары белән бүләкләр ясау буенча мастер-класс булды. Балалар зур кызыксыну белән агачтан сувенирлар ясадылар: кистеләр, яндырдылар һәм буядылар. Эшләр матур килеп чыкты. Үз кулларыбыз белән эшләнгән эш – яраткан әниләребез һәм әиләребез өчен искиткеч бүләк.