Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Туберкулез пычракны ярата
2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
Җәй башындагы айлык тикшерүләр вакытында мал табиблары 150шәр баш туберкулезлы терлек ачыкланган. Ә менә сентябрь аенда алар шундый 42 очракка тап була. Чирле малларның төп өлеше – 33е “Чирмешәнагрохезмәтләре“ җәмгыятенең Югары Кәминкә бүлекчәсендә. Шул ук җәмгыятәнең Түбән Кәминкә бүлекчәсендә – 1, “Туймәт“ һәм “Үтәмеш“тә 4әр баш туберкулезлы терлек “тапканнар“. Соңгы икесендә, май, июнь айларындагы тикшерүләр вакытында, 60-70ләп баш малда шушы үпкә чире “чыга“ иде.
Әлбәттә, уңай якка үзгәреш бар. Тик хуҗалыклар ферма биналарын без таләп иткәнчә, җиренә җиткереп әзерләп куя алмадылар. Чистартылмаган ферма йортындагы тирес астында сакланучы мәкерле авыру таякчыклары үз корбанын көтеп кенә тора,- ди районның баш ветеринария табибы Таһир Гыйниятуллин. - “Кара Чишмә“ җәмгыятен генә алыйк. Нинди яхшы – соңгы ике тикшерү вакытында җәйләүдә йөргән малларда туберкулез “чыкмады“. Биредә кертелгән карантин режимын да туктатырга мөмкин булыр иде. Ләкин хуҗалыкта акча юклыкка сылтап, ферма территорияләрен тирестән арындыру буенча бер эш тә башкарылмады. Инде шул пычракка кайтып кергән малны туберкулездан ничек аралап кала аласың? “Үтәмеш“ җәмгыяте фермалары соңгы елларда тәмам тирескә баткан булган.
Быел аның территориясен чистарту буенча байтак хезмәт куйдылар. Тик, һаман шул акча кытлыгы аркасында, биналарны ремонтлауга соңгы калып тотынганнар. Туберкулездан котылу өчен, монда терлекләрне җәйге лагерьга күчереп, тиешле чараларны үтәргә яз башыннан ук керешергә иде. “Югары Кәминкә“дә дә 20 еллап җыелган тиресне буртларга өеп куйганнар. Биналарга дезинфекция ясалган, ә менә ремонт эшләре монда да “аксады“. “Туймәт“тә биналардагы тимер торбаларга хәтле ут белән кыздырганнар, тиресне дә чыгарганнар. Әмма башка санитар таләпләр үтәлмәде. Ә менә “Кади“ җәмгыятенең Иске Кади фермасында хәзер курыкмыйча маллар кертергә була, - ди Таһир Гыйниятуллин.
- Кадилылар кардаларны чистарттылар, фермадагы агач, такталар яндырылды, тимер өлешләрне, торбаларны утта кыздырдылар. Каустик сода һәм формалин белән генә дә анда биналарны өч-дүрт тапкыр эшкәртеп чыктылар. Ә терлекчеләр исә, таләп ителгәнчә, барысы да флюорография узды. Туберкулез буенча “шикле“ хуҗалыкларда савылган сөт Чирмешән сөт җыю пунктына китерелә. Ул аерым линия буенча “йөреп“, 95-98 градуста кайнатыла. Әлеге эшне ветеринария хезмәткәрләре даими контрольдә тота. Пастеризацияләнгән продукция аерым сыешлыкта заводларга озатыла. Шикләнергә нигез юк, диләр ветеринария белгечләре
Марат Гомәров (Безнең Чирмешән)
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз