- Ирем Фәйзи исән вакытта ук документлар җыеп тапшырган идек, - ди 86 яшьлек Наҗия апа. - Ул Чирмешәндә яшәргә теләде. “Больницасы да янәшәдә булыр, кибетләр дә шул тирәдә генә“, дия иде. Бу рәхәтне күрә генә алмады шул, өч ел элек вафат булды.
Фәйзи Галимов Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә булган. Якташыбызга 9 ел солдат формасы кияргә туры килә. Аннары туган авылына кайта. Лашман кызы Наҗия белән алар 1951нче елны гаилә коралар. 60 елга якын бергә гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Читкә китеп тә яшиләр, әмма олыгайгач, туган якка кайтып урнашалар.