5 ноябрь көнне Кара Чишмә мәдәният йортында театр сөючеләр клубы әгъзалары белән берлектә Ильмира Ибрагимова әсәре буенча "Адашкан язмышлар" спектакле куелды. Кичәдә район мәдәният йорты методистлары, барлык авыл мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар.