18 мартта безнең илдә мөһим дата - Кырымның Россия белән кушылуы көне билгеләп үтелә. 2025 елда бу датаның 11 еллыгын билгеләп үтәбез, нәкъ 11 ел элек – Кырым бөек держава - Россия белән кушылды! Хәзер Кырым һәм Россия мәңгегә бердәм. Бу вакыйга уңаеннан туган як тарихы музее хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар өорт-интернатында яшәүчеләр өчен «Кырым һәм Россия – уртак язмыш» тематик сәгате үткәрделәр. Музей белгечләре Кырым тарихы, ярымутрауның Россия өчен әһәмияте турында мавыктыргыч хикәя әзерләгән. Чара барышында катнашучылар аның мәдәни һәм тарихи истәлекле урыннары турында да белделәр. Чара азагында биредә тәрбияләнүчеләр "Россия символикасы" уен-викторинасында катнашты.