Чирмешән китапханәсе Аграр техникумында укучылар өчен Кырымның Россиягә кушылуы көненә багышланган «Кырым язы» тарихы сәгате үткәрделәр. Китапханә хезмәткәрләре презентация ярдәмендә Кырым тарихы белән таныштырды, төп тарихи вакыйгалар, ярымутрауның Россия өчен әһәмияте, аның мәдәнияте һәм истәлекле урыннары турында сөйләде. Егетләр герой-шәһәр Севастополь, Кара диңгез флоты, суднолар төзү, һәм хәзер Кырым Республикасының ничек үсүе турында бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар. Чарада катнашучылар "Кырымга юллар ачык" исемле фильмыннан өзекләр карадылар һәм соңгы елларда Кырым Республикасының социаль-икътисади үсеше турында мәгълүмат тыңладылар