Районның халыкны социаль яклау булеге"Җир планетасы"исемле конкурс уздырды.

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
"Җир планетасы" исемле наркотикларга каршы балалар рәсемнәре конкурсы
Наркомания белән кешелек дөньясы борынгы заманнардан ук таныш, әмма соңгы ун еллыкта ул барлык дөнья буйлап таралды, хәтта эпидемиягә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас. Ә иң аянычы, ул яшьләрне дә аямый. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, наркотиклар кулланучы яшүсмерләрнең саны гына да 4 миллионга җиткән, аларның бер миллионы исә наркотикларга бәйлелектән иза чигә.
Балаларда наркотикларга каршы нәфрәт уяту максатында, районның  "Изге йөрәк"исемле гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе наркотикларга каршы балалар рәсемнәре конкурсы уздырды. Балалар конкурста бик теләп катнашты. Барлык рәсемнәрне  Чирмешән Мемориаль үзәгенең күргәзмәләр залында карарга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International