Россия күләмендә узучы «КЭС-БАСКЕТ» баскетбол буенча яшүсмерләр ярышының муниципаль этабы узды.

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Турнирда районның гомум урта белем бирү мәктәпләреннән 10 команда көч сынашты.
Яшүсмер егетләр арасында иң  көчле команда исеменә Ульяновка урта мәктәбе лаек булды,2 һәм 3 урыннарны Иске Элмәле һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләре бүлеште.
Кызлар арасында  беренче урынны Иске Элмәле  урта мәктәбе яулады,2 һәм 3 урынныр Яңа Элмәле һәм Ульяновка гомум урта белем бирү мәктәпләре кулында.
Беренче урын ияләре декабрь аенда Россия күләмендә узачак  «КЭС-БАСКЕТ» ярышларында катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International