Мәктәп укучылары арасында милли көрәш буенча ярышлар

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Ярышларда җиде команда көч сынашты.Күтәмә, Ивашкино, Бәркәтә, Лашман, Ульяновка, Чирмешән авылларыннан – авырлыклары 30 килограммга кадәрле кечкенә малайлардан алып, 70 килограммны узган егетләр келәмдә бил алышты.

Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, бүген өстенлек лашманлылар ягында иде. Тренер Рафик Гатин шәкертләре Руслан Вафин, Нәзир Ибәтуллин, Айнур Вафин, Рузил Талипов, Данияр Гайфетдинов, Рифат Талипов, Зөлфәт Зиннуров үз үлчәүләрендә җиңүче булдылар. Чирмешән лицееннан Риназ Фатыйхов, Наил Зыятдинов, Булат Вахитов, Ульяновкадан Владимир Рыбкин, Максим Тимирясов, Бәркәтәдән Илдус Гыйрфанов та үз тиңнәре арасында өстен булып чыктылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International