10 нчы ноябрьдә район мәдәният хезмәткәрләре hэм узешчән сәнгатьтә катнашучы артистларыбыз Татарстан- Яңа гасыр телеканалында «Җырлыйк, әле» тапшыруында катнаштылар. Бәйге 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр, 30 яшьтән 55, 60 яшькә кадәр урта яшьлекләр һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында барды. Яшүсмерләр арасыннан Гөлназ Гатина (Кармыш), Рузилә Булатова, Илүзэ Ильясова (Туймәт), Айнур Галлямов, уртача яшьлекләрдән Эльмира Махова, Зөфәр Сәлимов (Кара Чишмә), Светлана Сәйфетдинова (Утыз Имән), Илhам Мортазин, Рәхилә Шакирова, өлкәннәрдән Наҗия Талипова (Лашман), Әлфия Хәйретдинова (Иске Утәмеш), Рәүф Җиһаншин (Югары Чегодай) һәм баянчы Илзәр Закиров катнашты. Безгә көч-күәт бирергә безнең якташыбыз Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов та килгән иде.
Танылган композитор Мәсхүт Имашев күрше Аксубай районы белән ярышка Гөлназ Гатина, Айнур Галлямов, Рәхилә Шакирова, Илһам Мортазин, Рәүф Жиһаншин һәм Әлфия Хәйретдинованы сайлап алды.
Һәвәскәр артистларыбыз белән төшерелгән бу тапшыруны райондашларыбыз телевизор экраннарыннан декабрь аенда карый алачаклар. Хөрмәтле райондашлар һәм җыр сөюче дуслар, безнең артистларыбыз өчен тавыш бирергә онытмагыз.




