Көзге каникуллар чоры – укучылар өчен бик күп вакыйгаларга бай чор . Шулай ук “Мемориал Үзәк” өчен дә үткән атна экскурсияләргә бай булды. Авыл мәктәпләреннән укучылар үзләренең укытучылары белән район үзәгенең тормышы белән якыннан танышырга дип Чирмешәнгә килделәр. Мәсәлән, Түбән Кәминкә һәм Бәркәтә мәктәбе укучылары (җитәкчеләре: Закирова М.З. һәм Бикбова В. М.) “Туган як тарихын өйрәнү ” музееның кадерле кунаклары булдылар. Алар биредә: Чирмешәннең килеп чыгышы, авыллар тарихы, төрле мавыктыргыч борынгы экспонатларны якыннан күреп, өйрәнеп - үзләре өчен әһәмияткә ия булган яңалык тупладылар. Ә соңыннан хатирәләрне яңартырга истәлеккә дип сурәткә төштеләр.
.jpg)