Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә мини футбол ярышлары

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
12 ноябрь көнне Иске Кади авылында "Чирмешән" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә 1998-2000 елгы кызлар арасында  мини футбол буенча уеннар узды.Бәйгедә спорт мәктәбе филиаллары көч сынашты.
Бронза медален  Иске Элмәле кызлары яулады, көмеш медаль Яңа Элмәле командасы кызларында,алтын медальне Иске Кади командасы кызлары алды.Иң яхшы уенчы исеменә Иске Элмәледән Захарова Дарья лаек дип табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International