Чирмешән районы Прокуратурасы һәм районның Хисап палатасының берләштерелгән киңәшмәсе.

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Киңәшмә эшендә район прокуроры Рим Сөнгатуллин, хисап палатасы рәисе Василий Зеленеев,район прокуроры урынбасары Юрий Иванов,Чирмешән муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин катнашты.

Киңәшмә барышында прокурор ярдәмчесе Юрий Иванов  бюджет акчаларының максатчан социаль тармакка тотылышы,шул вакытта мәктәп укучыларын йөртү, ветераннарга өйләр төзү һәм үлек базларын тиешле тәртиптә тоту турында сүз алып барды.

Район Прокуроры Рим Сөнгатуллин бүгенгесе көндә район прокуратурасы һәм хисап палатасы арасында килешеп эшләү юк дип белдерде. 

Районның хисап палатасы рәисе Василий Зеленеев декабрь аена хисап палатасының эш планнары белән таныштырды.


Чирмешән муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин, тикшерү чаралары үткәргәндә ришвәтчелек очракларын ачу гына түгел, шул вакытта ришвәтчелеккә каршы профилактик чараларны тормышка ашырып та була дип, аны комиссия составына кертүнең кирәклеген белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International