Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
13 ноябрь көнне Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.Утырышта сүз районда юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын һәм исәнлеген саклап калу турында барды.Чирмешән муниципальара бүлекнең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин районда 10 ай өчендә булган юл-транспорт һәлакәтләре белән таныштырды.
Комиссия карары нигезендә районда юлда йөрүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту,  юл-транспорт хәлен  яхшырту буенча күп төрле чаралар үткәрү каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International