Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы башланды.

2013 елның 15 ноябре, җомга
ТР  Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Чирмешән муниципаль районы "Мәгариф бүлеге" муниципаль оешмасының 2013-2014 уку елының эш планы нигезендә,талантлы укучыларны барлау һәм аларга ярдәм итү максатында, 15 ноябрь көнне Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы башланды. 
Чирмешән муниципаль районы “Чирмешән лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында физик культурадан олиппиадалар башланды.Конкурс биремнәре ике өлештән тора.Бүген балалар теоретик белемнәрен сынадылар, тест сорауларына җавап бирделәр. Олимпиадада 7,8,9,10,11 сыйныф укучылары катнашты. Алда мәктәп укучылары үз белемнәрен гимнастика,баскетбол,җиңел атлетика буенча узачак биремнәрдә күрсәтә алачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International