27 ноябрь көнне Кармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Белем бирүдә Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә куюның башлангычы буларак укучыларның уку-эзләнү эшчәнлеген оештыру ”темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үтте. Бу көнне 12 мәктәпнең 13 татар теле һәм әдәбияты укытучысы 5,6 нчы сыйныфларда ачык дәресләр һәм мастер-класслар карадылар, укытучыларның иҗат лабораторияләре, кабинетлары белән таныштылар.
Семинарның икенче өлешендә курсларда укып кайткан район методик берләшмә җитәкчесе Газимҗанова Р.Г.укытучыларны татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү алымнары белән таныштырып үтте.
Соңыннан укытучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар,түгәрәк өстәл артында фикерләр, идеяләр алыштылар. Дәрес күрсәткән укытучыларның дәрескә анализлары тыңланды.Семинар укытучылар өчен уңышлы һәм файдалы узды.