“Тәмәкедән баш тартыйк”

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

Тәмәке тарту кеше сәламәтлегенә зур зыян сала торган яман гадәтләрнең берсе. Тәмәке эпидемиясе елына алты миллионга якын кешене үтерә. Кызганычка каршы, тәмәке тартудан эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр саны акрынлап кими бара. Шулай булырга да мөмкин, чөнки экспертлар бәясе күрсәтүенчә, Русиядә тәмәке тартудан ел саен 350 -500 меңгә якын кеше һәлак була.

Әлбәттә, яшь буын вәкилләре мондый мәгълүматларга колак салып, уйланырга тиеш.

“Тәмәкедән баш тартыйк”, дигән принципны күзаллап район яшьләр Думасы депутатлары Чирмешән урамнарында акция оештырдылар.

Узып баручыларга тәмәке тартуның зыяны турында язган листовкалар тараттылар Мөһим темага аралашу, яшь һәм өлкән буын вәкилләреннән сорау алуга, аннары ир-атлар кулындагы тәмәкене кәнфиткә алыштырып бирү кебек файдалы эшкә тоташты әлеге чара.

Әлбәттә, тәмәке тарту кебек социаль бәлага каршы көрәшү, тәмәкесез яңа тормыш стандартларын формалаштыру гражданнарның активлыгы һәм кызыксынучанлыгы артса гына тормышка ашырырга мөмкин. Тәмәке тартмау — ул яшәеш нормасы. Әйдәгез, җәмәгать, тәмәкегә каршы акциягә кушылып, тәмәкедән бөтенләйгә баш тартыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International