Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
5 нче декабрь көнне “Чирмешән“ физкультура - савыктыру комплексы спорт залында узган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабы  бәйгесендә Чирмешән, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Спас районнары “никрутлары“ катнашты. Булачак солдатларны ничек кенә сынамадылар. Нәтиҗәдә, безнең Чирмешән егетләре һәр спорт төрендә призлы урыннар алдылар. Владислав Сазонов идәннән иң күп этелүче, Илназ Гыйматдинов АК-47 автоматын иң тиз сүтеп җыючы, Илназ Сәмигуллов иң тиз йөзүче, Рафаэль Вафин кыска дистанциядә иң җитез йөгерүче булдылар. Антон Рыжков, Рәмис Кәлимуллиннар да сынатмады. Аркан тартуда да беренчелекне яулаган безнең егетләр Кубокка һәм грамоталарга лаек булдылар. Алексеевскилылар - икенче, Аксубай күршеләребез - өченче урын ияләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International