Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

10 декабрь  көнне  2 нче  Чирмешән  гомуми урта  белем  бирү мәктәбендә “Татар  теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә инновацион технологияләр  куллану ”темасына рус  һәм чуваш  мәктәпләре  татар теле һәм  әдәбияты укытучыларының район  семинары үтте. Бу көнне  район мәктәпләренең 14 татар  теле  һәм әдәбияты укытучысы 3,5,6,8 нче сыйныфларда  сингапур   структуралары  кулланып  төзелгән ачык дәресләр һәм класстан тыш  чара  карадылар, укытучыларның  иҗат  лабораторияләре, кабинетлары  белән  таныштылар. Шулай  ук килгән кунаклар  мәктәп  музеенда да  булдылар.

      Мәгълүмәти - үзәк  методисты Җ.М.Мотыйгуллина  укытучыларны булачак  олимпиадалар,конкурслар  белән  таныштырды, ”Сәләтле  балалар   белән  эшләүдә  нәтиҗәлелеккә  ирешү  юллары” темасына     чыгыш  ясады.

    Соңыннан дәрес күрсәткән укытучыларның дәрескә үзанализлары тыңланды.Түгәрәк өстәл артында укытучылар  эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, фикерләр, идеяләр алыштылар.Яңа  гына  эшли  башлаган яшь укытучыларга  үзләренең  киңәшләрен  бирделәр. Семинар  укытучылар  өчен  уңышлы  һәм файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International