Күптән түгел “Мемориаль үзәк” тә Галиева Оркия Кыям кызына багышланган кичә булып узды. Кичәдә аның белән бергә эшләгән мәгариф хезмәткәрләре, туганнары, мәдәният бүлегендә эшләүчеләр катнашты. Барысы да үзләренең мөгаллимәгә рәхмәт хисләрен белдереп чыгыш ясадылар.
Оркия Кыям кызы 1927 нче елда Беренче май (хәзерге Чирмешән) районы Түбән Чегодай авылында туган. Хезмәт кенәгәсендәге беренче язма 1949 нчы елда Кара Чишмә сигезьеллык мәктәбендә башлангыч классларны укытучысы итеп билгеләнә. Аннан соң 27 ел эндә ул 9 авылда укытучы булып эшли. Югары белем алгач, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.Кармыш сигезеллык мәктәбендә 2 ел директор, Югары Кәминкә мәктәбендә 6 ел директорның укыту буенча урынбасары була. Хезмәт эшчәнлегенең соңгы 5 елында район мәгариф бүлегендә эшли. Бүгенге кэн дә Оркия апа лаеклы ялда.
Тырыш хезмәте эчен күп бүләкләргә ия. 1974 че елда РСФСР ның атказанган укытучысы дигән исем бирелә.
Бүгенге кичәнең төп максаты, да Оркия апа үзенең эшләү гомерендә алган мактау язуларын истәлек итеп музейга калдыруы. Без музей хезмәткәрләре олуг рәхмәтебезне җиткерәбез. Бөтен гомерен балаларга белем биргән Оркия апага шатланып, кешеләрне куандырып исәнлек белән яшәвен телибез.