Социалистик Хезмәт Геройлары

2013 елның 13 декабре, җомга

Геройлар көне уңаеннан “Туган якны өйрәнү”  музеенда Социалистик Хезмәт геройларына карата “Хезмәт кешесе” дип аталган күргәзмә  ачылды. Бу күргәзмә элеккеге Беренче май районы (хәзерге Чирмешән районы)  Тукай исемендәге колхозның бөек шәхесләренә багышлана. Биредә аларның хезмәт эшчәнлегендәге  мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, документлары, фото сүрәтләре киң урын алган.

 

               Гөлсем Мифтах кызы Минһаҗева

       Туган елы – 1934, туган авылы – Якты тау. Гөлсем Минһаҗева хезмәт юлын ундүрт яшеннән сарыклар фермасында эшләүдән башлый. 1956 елдан сыер  савучы булып эшли.  Шул ук елның нәтиҗәләре буларак,елда һәр сыердан 4913 килограмм сөт савып алып, Татарстан сыер савучылары арасындагы социалистик ярышта беренче урынны яулый.

  СССР Югары Советы Президиумының 1960 ел 7 март Указы белән, Гөлсем Мифтах кызына Социалистик  Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирелә. Ул шулай ук Татарстан Югары Советы    депутаты итеп тә сайлана.

 2012 нче елда вафат була.

        

                Исмәгыйль Ибраһим улы Әхмәдуллин   

                                          

         Чирмешән районы  Иске Кади авылында 1927 нче  елның 18 нче июнендә дөньяга килә. 1953 нче елларда  Мәскәүдә юл эшчесе булып   

хезмәт итә, туган авылына кайткач, СПТУны  тәмамлый һәм Тукай исемендәге колхозда  комбайнчы булып эшли башлый. Хезмәттәге

зур уңышлары өчен аңа 1966 елда дәүләтнең иң югары булган – Социалистик Хезмәт герое исеме бирелә. Шул ук елда СССР Югары

Советының җиденче чакырылыш депутаты  итеп сайлана. Гомеренең соңгы елларында Тукай исемендәге колхозның партия (КПСС)        

оешмасының секретаре, колхоз рәисе булып эшли. 1995 нче елда вафат була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International