Киңәйтелгән киңәшмә

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
Район мәдәният йортында узган киңәшмәдә, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Шамил улы Зарипов, район җитәкчелеген  район мәдәният йортының яңа җитәкчесе- Маркова Ольга Владимировна һәм  Татарстан Республикасы Чирмешән район суды рәисе  Рәиф Әсхәт улы Сәйфетдинов белән таныштырды.
Тантаналы төстә Токтаров Виталий Ивановичка һәм Хәкимов Хәмәткамил Шамил улына Чирмшән район башлыгының мактау грамоталарын тапшырды. "Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы"  исеменә лаек булган Хәкимов Хәмәткамил Шамил улын таныклык һәм күкрәк билгесе белән бүләкләде.Шулай ук,Гатин Шәүкәт Фатыйх улына "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International