Пенсияң турында яшь чакта кайгырт

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Пенсия реформасы: “дәш-мәүчеләргә” туплана торган пенсиягә чигерүләрне киметәчәкләр,  ә зарарлы производство  хуҗалары һәм үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнар Пенсия фондына күбрәк түләячәк.
Төзәтмәләр   чыгымнарны оптимальләштерүгә һәм  Россия Пенсия фонды бюджетында  тигезлек саклауга (сбалансированность) юнәлтелгән.
Дәүләтнең  бюджеттан тыш фондларына  иминият взнослары тарифлары  2013-2015 елларга түләүчеләрнең күпчелеге өчен  2012 ел дәрәҗәсендә  саклана.
Шул ук вакытта  2014 елның 1 гыйнварыннан страховой маневр ясалачак – пенсиянең туплана торган өлешенә чигерүләр  6 дан 2% ка  кадәр киметеләчәк.  4% аерма  иминият өлешен  финанслауга  китәчәк.  Бу  пенсия тупланмалары Россия Пенсия фондында булучыларга (дәш-мәүчеләргә) кагылачак. Киметү үзенең пенсия тупланмаларын 2013 ел азагына кадәр   дәүләткә карамаган Пенсия фондына күчерүчеләр яки шәхси идарә итүче компанияне, я булмаса  дәүләткә караган идарә итүче  компаниянең  мөмкин булган инвестиция портфельләреннән берсен (киңәйтелгән яки  дәүләт кәгазьләре портфеле) сайлаячак кешеләргә кагылмаячак. Алар өчен пенсиянең туплана торган өлешенә  тариф элеккечә  6% тәшкил итәчәк. Ул шулай ук  алда әйтелгән вариантларны  сайлаган кешеләргә  карата да үзгәрмәячәк.
Дәүләтнең идарә итүче  компаниясенең   инвестиция  портфелен  сайлаган очракта  гражданнарга үзләрен пенсия белән тәэмин итү вариантын үзгәртү,  ә аерым алганда,  пенсиянең туплана торган өлешенә иминият взносы тарифыннан  6 түгел, ә бәлки 2%  җибәрү мөмкинлеге  бирәчәкләр.
2013 елның 1 гыйнварыннан зарарлы һәм куркыныч производствода  эшләп,  пенсия-гә срогыннан алда чыгучы хезмәткәрләр өчен   Россия Пенсия фондына  иминият взносларының  өстәмә тарифлары кертелә. Аларның күләме  эш  төренә карап билгеләнәчәк. 2013 елда алар 2-4%, 2014 елда – 4-6%, 2015 елда – 6-9% тәшкил итәчәк. Бу  вакытта  өстәмә тарифлар буенча взнослар билгеләү базасының  зурлыгы  чикләнми. Андый взнослар шәхсиләштерелмәячәк. Алар тулысынча   картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият  өлешен  финанс-лауга китәчәк.  Өстәмә  тарифлар буенча  взнослар түләүдән  хезмәт шартларын махсус бәяләү  нәтиҗәләре буенча  азат итә алалар.
Үзләрен үзләре эш белән тәэмин итүче  кешеләр (эшмәкәрләр, адвокатлар, шәхси нотариуслар һ.б.) өчен   мәҗбүри  пенсия  страхованиесенә   иминият взносларының  билгеләп куелган күләме арта. Шул ук вакытта алар  нигезле сәбәпләр буенча эшчәнлекләрен  башкара алмаган чорларга (мәсәлән, армиядә    хезмәт узу, 1,5 яшькә кадәр бала карау вакыты) ОПС һәм ОМС  взносларын түләүдән азат ителәләр.
Шулай ук картлык буенча   хезмәт  пенсиясенең  туплана  торган  өлешенә түләү-нең көтелә торган чорын  билгеләү тәртибенә  төгәл-лекләр кертелде.

Реформа бүгенге пенсионерларга кагыламы?

Турыдан-туры кагылмый. Әмма Пенсия фондында үз­гәрешләр булгач, кагылмый да калмас. Үзгә­решләр пенсия фонды­ның “кесә”сенә ничег­рәк тәэ­сир итәр бит. Керем азрак булса, әле ел саен якынча 10 процентка арттырылып торучы пенсияләр белән ни булыр? Анысы – киләчәк эше. Ә 2013 елда исә РФ Пенсия фонды җитәкчесе А.Дроздов вәгъ­дә иткәнчә, пенсия февральдән – 7 процентка (монысы илдәге ин­фляциягә бәйле рәвештә арттырыла), 1 апрельдән 3,3 процентка (монысы пенсия фондының кеременә бәйле рәвештә) артачак. Шулай ук 1 апрельдән социаль пенсия­ләрне – 5,1, айлык посо­бие­ләрне (ЕДВ) 5,5 процентка арттыру да күздә тотыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International