Үзәк Чыршыны ачу тантанасы

2013 елның 31 декабре, сишәмбе
30 декабрьдә 17 сәгатьтә Яшьләр мәйданында Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Чараны район Башлыгы урынбасары Батыршина Миләүшә Тәүфыйк кызы ачып җибәрде. Чирмешәнлеләрне Яңа ел белән бер Кыш бабай түгел, тугыз Кыш бабай һәм шулкадәр үк Кар кызы тәбрикләделәр. 

Яшьләр мәйданында район Мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары һәм ветераннар вокаль ансамбле чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә оештырылган уеннарда балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Кыш бабай һәм Кар кызы берәүне дә бүләксез калдырмадылар. Чыршы тирәли җырлап әйләнүне халыклар дуслыгын символлаштырып төрле милләт вәкилләре костюмнары кигән авыл мәдәният йортлары һәм клуб хезмәткәрләре оештырды. 
Яңа, 2014 ел белән, хөрмәтле чирмешәнлеләр!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International