Хокук бозуларны кисәтү буенча комиссия утырышы

2013 елның 31 декабре, сишәмбе
2013 елның 30 декабрендә Чирмешән муниципаль районы хокук бозуларны кисәтү буенча комиссиясенең утырышы булып узды. Көн тәртибендә 3 гомумпрофилактик мәсьәлә каралды.
1. Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында хокук бозуларны кисәтүнең 2014-2016 елларга программасы проекты каралды. 

2. Профилактика системасы органнары һәм учреждениеләрендә хокук бозуларны кисәтү буенча 2014 ел планын карау һәм кабул итү.

3. Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм массакүләм бәйрәм чараларын үткәргәндә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар комплексын тормышка ашыру турында.

Карар кылынды:

1.1. Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында 2014-2016 елларга хокук бозуларны кисәтү программасын кабул итәргә һәм расларга.

2.1. Профилактика системасы учреждениеләренең 2014 елга эш планын исәпкә алырга һәм эштә файдаланырга.

3.1. Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган массакүләм бәйрәм чараларына һәм дискотекаларга  рейдлар оештырырга.

3.2. Район торак пунктларында расланган график буенча ДНД патрульләрен оештырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International