2. Ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы секретаре Муртазина Светлана Евгеньевна билгеләп үткәнчә, 2013 елның 12 аенда консилиумның 25 утырышы уздырылган, аларда авыр социаль хәлдә калган 47 гаиләнең хәле каралган, шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче 29 балага карата шәхси тернәкләндерү планы төзелгән.
2013 ел башыннан бирле авыр тормыш хәлендә калган 61 гаилә һәм аларда тәрбияләнүче 125 балигъ булмаган бала белән эш алып барылган. Ел барышында 30 гаилә патронаттан төшерелгән (аларда 62 бала тәрбияләнә).
Гаиләләрне һәм балаларны тернәкләндерү программасы кысаларында 9 баланы мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенә урнаштыруда, 1 баланы кадет мәктәп-интернатына урнаштыруда ярдәм күрсәтелгән, 2 баланың туу турында таныклыгын, 4 баланың медицина полисын яңартуда булышлык күрсәтелгән. 70 балага матди ярдәм күрсәтелгән: аларның 40сына Яңа ел бүләкләре тапшырылса, 30 балага кием-салым, аяк киемнәре, уенчыклар белән ярдәм күрсәтелгән.