Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге каршындагы Иҗтимагый советның яңа составын оештыру турында

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

2012 елда Россия  Федерациясенең «Чирмешән» муниципальара бүлеге каршында Иҗтимагый совет оештырылган иде. Иҗтимагый совет Россия Федерациясе гражданнары, дәүләт хакимиятенең федераль органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасының Чирмешән һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары җирле үзидарә органнарының, җәмәгатьчелек берләшмәләренең хокук саклау, дини һәм башка оешмаларның, шул исәптән эшмәкәрләрнең һөнәри берләшмәләренең  мөһим иҗтимагый мәнфәгатьләрен килештерү максатында, Россия  Федерациясенең «Чирмешән» муниципальара бүлеге эшчәнлегенең аеруча мөһим мәсьәләләрен  хәл итү өчен оештырылды.

 

         Иҗтимагый совет турында Положение буенча, Иҗтимагый совет әгъзаларының вәкаләтләре вакыты советның беренче утырышыннан санап ике ел үткәч чыга. Иҗтимагый советның персональ составы Россия  Федерациясенең «Чирмешән» муниципальара бүлеге җитәкчесе тарафыннан РФ Эчке эшләр министрлыгы билгеләгән тәртиптә, гражданнар, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар тәкъдимнәре нигезендә формалаштырыла.

2014 елның февралендә Иҗтимагый совет әгъзаларының вәкаләт вакыты чыга һәм яңа состав оештырылачак. Шул сәбәпле Россия  Федерациясенең «Чирмешән» муниципальара бүлеге гражданнардан, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалардан яңа Иҗтимагый совет составы турында тәкъдимнәр кабул итүе турында хәбәр бирә.

Түбәндәге затлар Иҗтимагый совет әгъзасы була алмыйлар:

а)  Россия Федерациясе гражданы булмаучылар яки чит ил гражданлыгына ия булучылар;

б) 18 яше тулмаган гражданнар;

в) РФ Президенты, РФ Федераль Җыены Федерациясе Советы әгъзалары, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, РФ Хөкүмәте әгъзалары, судьялар, РФ дәүләт вазифаларын, федераль дәүләт гражданнар вазифаларын, РФ субъектлары дәүләт вазифаларын, РФ субъектлары гражданнар вазифаларын, муниципаль вазифаларны биләүчеләр, шулай ук җирле үзидарә органнарында сайлап куелган вазифаларны биләүчеләр;

г) суд карары нигезендә сәламәтлеге аркасында яраклы булмаган затлар;

д)хөкем ителгәннәр;

е)вакыты чыгу, яклар килешүе, амнистия яки гаебен тану сәбәпле үзләренә карата кузгатылган җинаять эше туктатылган затлар;

ж)җинаять эшендә шикләнелүче яки гаепләнүче затлар;

з)алдан уйлап административ хокук бозулары өчен суд тәртибендә административ җәзага тартылган затлар;

и)Иҗтимагый совет әгъзаларының этика Кодексын бозган өчен элек Иҗтимагый совет составыннан чыгарылган затлар.

 Иҗтимагый советка кандидатлар буенча тәкъдимнәр Россия ЭЭМның муниципальара бүлегендә 2013 елның 1 февраленә кадәр түбәндәге телефон: (884396) 2-54-39 Поликарпова Н.В. яки Чирмешән авылы, Совет урамы, 19 йорт, 15 кабинет адресы  буенча  кабул ителәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International